Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле чит дәүләтләр җитәкчеләре белән телефон аша рекордлы санда сөйләшкән.
“РИА Новости” исәпләп чыгарганча, Франция белән – 8 тапкыр, Германия – 6 (ике тапкыр өч кешелек элемтә оештырылган), Израиль – 7, Һиндстан – 3, Төркия, Люксембург, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Европа Советы белән – 2шәр тапкыр сөйләшү булган.
Путин шулай ук Әзербәйҗан, Финляндия, Бахрейн, Сенегал, Әбү-Даби, ЮАР, Мисыр, Белоруссия, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казахстан, Венесуэла, Сүрия, Иран һәм Китай башлыклары белән телефон аша аралашкан.