Site icon Ватаным Татарстан

Баянчы Динар Бәдретдиновка мактаулы исем бирелде

Музыка сәнгатен үстерүгә өлеш керткән өчен Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәге муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе аккомпаниаторы Бәдретдинов Динар Айдар улына «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Аны чын күңелдән котлыйбыз, иҗат уңышлары, яңа үрләр телибез.


Exit mobile version