Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яшь, талантлы артистлары «Илһамлы яшьлек» концерт программалары белән мәркәзебезнең һәм Татарстанның төрле төбәкләрендә чыгыш ясыйлар. Татарстанның халык артисты Вил Усманов җитәкләгән бу төркемдә талантлы җырчылар – Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, халыкара конкурслар лауреатлары: Илгиз Шәйхразыев, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, баянчы Ильяс Шәрипов эшли. Әле күптән түгел, 23 март көнне, алар Казан Федераль Университеты актлар залында чыгыш ясадылар. Мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың тормыш, иҗат юлларын искә алу булды ул. Сәхнә экранында аларның язмалары, фоторәсемнәре тәкъдим ителде.
Концертны «Пушкин картасы» кысасында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары һәм биредә озак еллар эшләп киткән мөхтәрәм ветеран укытучылар тамаша кылды. Алар арасында күренекле мөгалимнәр, тел һәм музыка галимнәре: Р.А. Йосыпов, Р.Х. Сверигин, Р.А. Асылгәрәева, М.В. Галеев, М.Б. Җаббаров, Р.Ф. Халитов һәм башкалар бар иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ветеран укытучыларны сәхнәгә чакырып котлады һәм дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. «Пушкин картасы» программасы нигезендә Россия күләмендә дә, бездә дә бик матур, эчтәлекле чаралар үткәрелеп килә. Бүгенгесе аеруча үзенчәлекле, без филармониягә түгел, филармония үзе безгә килде. Моның өчен безнең җитди сәбәпләребез дә бар.
– Кечкенә чагымда беренче укытучым Шәмсенур апа: “Үскәч, кем буласың?” – дигәч, «Укытучы булам!» – дип әйткән идем, Ходай Тәгалә мине укытучы итте. Аллага шөкер, сиксәнемне тутырдым. Безнең музыка факультеты беренчеләрдән булып ачылды, бик күп укучылар тәрбия, музыка белеме алып чыкты моннан. Чит илләрдә күп булдым, бер вакыйга бик истә калды. Болгариядә урамда джаз оркестры белән Рөстәм Яхин җырларын башкаргач, яныма бер гаилә килеп, сезне күрәсебез килде, диделәр. Алар мине түгел, татар моңын ишетеп килделәр, – диде һәм җырлап җибәрде. Күренекле шәхесләр Рәгъде Халитов та, Марсель Җаббаров та бу уку йортында булачак укытучыларда сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләнүен әйттеләр, алга таба да шул матурлык дөньясында калыгыз, дигән изге теләкләрен юлладылар.
Гомерләрен педагоглыкка, фәнни эшкә багышлаган шундый олуг шәхесләрнең сәхнәдә чыгыш ясавы концертка ямь өстәде. Остазларның да, артистларның да чыгышларын укучы тамашачылар көчле алкышларга күмде. Мәдәни һәм милли белем учагыбызда булган шушы чара тамашачыларның күңеленә илһам өстәсә иде, дигән теләктә калды алар.
Алсу Хәкимова