Site icon Ватаным Татарстан

Туганын җирләргә кайтканда театр артисты юл һәлакәтенә очрап үлгән

Юл һәлакәте кичә кичке сигезләр тирәсендә Уфа-Белорецк юлында булган.

Белорецк районында юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театры артисты Фәим Әхмәтҗановның гомере өзелгән. Бу хакта «Башинформ»га актерның театрдагы коллегалары хәбәр иткән.

Хезмәттәшләре әйтүенчә, Фәим Әхмәтҗанов Әбзәлә районына туганын җирләргә дип кайтырга чыккан булган. Аның һәлакәттә хатыны да үлгән. Әхмәтҗановларның ике балалары ятим калган.

 


Exit mobile version