Site icon Ватаным Татарстан

Россия Югары суды электр самокатын транспорт чарасы дип таныды

Россия Югары суды электр самокатын транспорт чарасы дип таныды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Суд тарафыннан каралган эш материалыннан аңлашылганча, гариза бирүче транспорт чараларына машина йөртү таныклыгы кирәк булган транспорт кына кертелергә мөмкин булуын билгеләп үткән. Әмма суд мондый дәгъваны канәгатьләндермәде.

Әлеге суд эшендә Россиянең Генераль прокуратурасы вәкиле җавап тоткан. Аның сүзләренчә, законда транспорт чараларының тулы исемлеге юк.  Әмма электросамокатларының югары тизлек белән хәрәкәт итү мөмкинлеге булу аркасында, аларны транспорт чарасы итеп танырга була.

 


Exit mobile version