Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирустан тагын бер дару уйлап тапканнар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау өчен тагын бер препарат теркәде. Ул молнупиравир нигезендә ясалган. Бу хакта ТАСС әбәр итә.

Препарат капсула рәвешендә,  җиңел һәм уртача авыр формада уза торган коронавирусны дәвалау өчен кулланылачак. 18 яшькә кадәрге балаларга әлеге даруны куллану рөхсәт ителми.

Моңа кадәр молнупиравир нигезендә ясалган «Эсперавир» һәм «Ковипир» препаратларын теркәгән иде.


Exit mobile version