Site icon Ватаным Татарстан

Туристлар өчен кешбэк программасы 15 апрельгә кадәр озайтылган

Проекттан 1,5 миллионнан артыграк кешенең файдалануы күздә тотыла.

Россия Хөкүмәтендә туристлык кэшбегы программасын 15 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул ителгән. Аннан 1,5 миллионнан артыграк кешенең файдалануы күздә тотыла. Бу хакта “РИА-Новости” Премьер-министр Михаил Мишустин сүзләренә таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Ростуризм кешбэк программасы кысаларында юлламалар сатуны 9 апрель төнендә туктатачагын белдергән иде.

Сүз уңаеннан, Россиядә 1 июньнән яшьләр һәм студентлар туризмы программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Яшьләр, югары уку йортларының тулай торакларында тукталып, ил буенча арзанрак бәядән сәяхәт итү мөмкинлеге алачак, дигән сүз бу. Әлеге тәкъдимнән кимендә 10 мең кеше файдаланачак.


Exit mobile version