Site icon Ватаным Татарстан

Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 кило наркотик тутырылган машинаны туктаткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машинада 20 килодан артык наркотик табылган. Тикшерүдән соң аның мефедрон булуы ачыклана.

Хокук сакчылары туктаткан машина рулендә Санкт-Петербургта яшәүче 22 яшьлек егет утыра, янәшәсендә исә аның 21 яшьлек дусты була. Полиция хезмәткәрләре егетләрнең пошаманага төшүе, артык борчылуына игътибар итә. Шуннан соң машинаны җентекләп тикшерергә булалар һәм нәтиҗәдә аксыл төстәге матдә тутырылган 40 төргәк табалар. Аларны машина идәнендәге келәм астына, запас тәгәрмәч эченә һәм башка урыннарга яшергән булалар.
Тикшерү барышында әлеге матдәнең мефедрон булуы ачыклана. Егетләр үз гаепләрен таныйлар һәм наркотикны Брянск шәһәрендә сатып алып, Новосибирскига юл тотканнарын әйтәләр. Россия Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Exit mobile version