Site icon Ватаным Татарстан

Биектау районында 20 йорт яны кишәрлеген су баскан

Биектау районының Чыпчык, Иске Бөреле һәм Байкал авылларында 20 йорт яны кишәрлеген су баскан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.  Су басуның барлык очраклары да ведомство контролендә тора.

Чыпчыклыда – өч, Иске Бөреледә – җиде, Байкал авылында ун кишәрлек су астында калган. Барлык очракларда торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына эләкми, халыкны эвакуацияләү таләп ителми.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хәлне контрольдә тота. Биектау янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме әлеге урыннарга җибәрелгән.

Су баскан районнарда су күтәрелүен контрольдә тоту өчен тәүлегенә өч тапкыр мониторинг ясала.


Exit mobile version