Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда боз өстеннән 35 балыкчыны коткарганнар

Бүген көндез Яшел Үзән районында Зөя утрау-шәһәрчеге янында елгада боз өстенә су чыккан һәм балыкчылар ярга чыга алмавы турында хәбәр килде.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга коткаручылар һәм кече судно дәүләт инспекциясе инспекторлары һава мендәрендәге суднода килгән. Алар боз өстеннән 35 балыкчыны коткарган. Хокук бозучыларны ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәктәрләренә тапшырганнар.

Соңгы итеп балыкчылар янына килгән көчекне коткарганнар, аны шулай ук ярга чыгарганнар.

/Татар-информ


Exit mobile version