Site icon Ватаным Татарстан

Туган тел бәйрәме һәм Тукай туган көне уңаеннан тантаналы чаралар программасы билгеле

Казанда 26 апрель көнне Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр. Татарстан Мәдәният министрлыгы чаралар программасын игълан итте.

9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантлар катнашында Тукай һәйкәленә (Тукай скверы) чәчәкләр салу була.

11:00 сәгатьтә республиканың Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында бәйрәм концерты узачак. Концерт башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

13:00 сәгатьтә Театр урамында Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Габдулла Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме узачак.

16:00 сәгатьтә Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт була.

 


Exit mobile version