Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанлыларны майда ике кыска эш атнасы көтә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы россиялеләргә май аендагы озын яллар турында искәртә.

Ай башында Яз һәм хезмәт бәйрәмен һәм Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан ике кыска эш атнасы көтелә.

Шимбәгә туры килгән 1 гыйнвар ялы -3 майга, ә якшәмбегә туры килгән 2 гыйнвар ялы 10 майга күчерелә. Шулай итеп, яллар 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, эшләми торган бәйрәм көннәре хезмәт хакын киметүгә сәбәп була алмый. Оклад билгеләнмәгән очракта, хезмәткәрләргә эшләми торган бәйрәм көннәре өчен акча түләнә. Сумма күмәк килешү яки локаль норматив акт белән билгеләнә.


Exit mobile version