Site icon Ватаным Татарстан

Аккош күленә 10 меңнән артык кыр казы төшкән

Түбән Кама районының Аккош күлендә кыр казлары тукталган. Бу хакта шәhәр фотографы Радик Кутушевның «ВКонтакте»дагы шәхси битенә сылтама белән «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Кичкә таба барлык казлар да якын кырларга азык эзләргә китә, ә иртәнге сәгатьләрдә, каңгылдап, су янына кире әйләнеп кайта», – дип яза ул.

Радик Кутушев сүзләренчә, фоторәсемнәр буенча 10 300дән артык кош төшкән.

 


Exit mobile version