Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы 14 оешмага «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән мактаулы исем бирү турындагы указны имзалады.

Әлеге предприятиеләр «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләре эшчеләренең хезмәттәге батырлыгы һәм фидакярлеге» өчен билгеләп үтелгән, диелә документта.

Оешмалар исемлеге:

Рөстәм Миңнеханов яңа мактаулы исемне гамәлгә кую турындагы указны 12 апрельдә имзалаган.

Россия Президенты Владимир Путин 2019 ел ахырында Россия калаларына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында тәкъдим белән чыккан иде. 2020 елда Россиянең 20 шәһәре әлеге исемне алды, алар арасында Казан да бар.


Exit mobile version