Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән очрашты

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев тә катнашты.

— Җиңү көне — халык рухының ныклык символы, гаделлекнең явыз көчләрне җиңү тантанасының ачык мисалы. Бүген геройларның данлы хәрби традицияләрен Россия армиясе дәвам итә, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сугыш һәм хезмәт ветераннарына сәламәтлек һәм иминлек теләде.


Exit mobile version