Site icon Ватаным Татарстан

Азнакайда җиңел машина мәчет бинасына бәрелгән

Төнге өченче яртыда Азнакайда җиңел машина мәчет бинасына бәрелгән, дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Якынча мәгълүматлар буенча, Volkswagen машинасының 33 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлый алмаган һәм юлдан читкә очкан.

Агентлык мәгълүматларына караганда, автомобиль мәчет бинасына бәрелгән.

Авариядә имгәнгән йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

 


Exit mobile version