Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше кысылып калган

Татарстанның Балтач районында Казан – Малмыж юлында KIA Rio машинасы юл кырыена төшеп әйләнеп капланган һәм бик нык янчелгән.

Авария шаһитлары сүзләренчә, автомобиль салонында йөртүче һәм ике пассажир кысылып калган. Һәлакәт урынына коткаручыларны чакырганнар. Алар зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга булышканнар. Аннары алар хастаханәгә озатылган.


Exit mobile version