Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда йомырка сала торган тавык белән үрдәкләрне үрчетергә җыеналар

Татарстан кошчылары нәсел калдыра торган йомырка салучы тавык һәм үрдәк әзерләү буенча проект эшләтеп җибәрмәкче. Бу хакта Дәүлт Советында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, быел төп игътибар чит илдән кертелә торган товарларны алыштыруга биреләчәк. Моңа кадәр чит илдән кертелә торган йомыркалардан чеби чыгарып үстерә торган кошчылар үзләрендә үк йомырка сала торган тавык һәм үрдәкләр әзерләмәкчеләр. Шуңа күрә киләчәктә кошларның баш саны кимемәс дип өметләнә министр.


Exit mobile version