Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның балалы гаиләләре 271,8 млн сумлык яңа түләүләр алдылар

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә гражданнарга ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, кризиска каршы чаралар кысаларында 11 майдан аз керемле гаиләләргә 8-17 яшьлек балалары өчен яңа айлык пособие түләнә башлады. 13 майга Татарстанда мохтаҗларга 271,8 млн. сум акча күчерелгән. Шуларның 40%ы республика бюджетыннан, 60%ы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов халык арасында актив аңлату эшләре алып барырга, шулай ук барлык кергән гаризаларны оператив рәвештә карауны һәм гаиләләргә акча күчерүне тәэмин итәргә кушты.

Элегрәк ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, яңа түләүне Татарстанның 79 мең 380 гаиләсе ала алачак. Түләү алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки Россия Пенсия фондының клиент үзәкләре аша бирергә мөмкин.


Exit mobile version