Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда төзелештә эшләүче яшь егет үлгән

15 май 14.30 сәгатьтә Әлмәттә Совет урамы буенча төзелештә фаҗига булган. 19 яшьлек эшче 10 каттан егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән егет шунда ук үлә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә,моның сәбәбе-биеклектәге эшләр вакытында куркынычсызлык техникасын бозу.

Прокуратура тикшерү эшләре оештырган. Әлеге факт буенча РФ ҖК 216 ст.2 ө. буенча төзелеш эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.


Exit mobile version