Site icon Ватаным Татарстан

Альберт Кәримов Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Альберт Кәримовны Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләү турында боерыкны имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Документка 16 майда имза куелган. Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге мәгълүматка карата аңлатма бирмәгәннәр.


Exit mobile version