Россиянең Оборона министрлыгында махсус хәрби операция барышында батырлык кылган хәрбиләр турында сөйләделәр. Алар арасында Татарстан егетләре дә бар.
Капитан Раил Габдрахманов җитәкчелегендәге танк ротасы торак пунктларның берсен Украина милләтчеләреннән азат итү өчен алып барган сугышта каршы якның 3 танкын һәм 15ләп сугышчысын юк иткән. Соңрак дошман тагын һөҗүм итә. Бу юлы Габдрахманов ротасы 2 танк һәм 20дән артык сугышчыны юкка чыгара. Шул рәвешле, шәһәрне дошманнан саклап калалар. Раил Габдрахманов тумышы белән Әлки районыннан.
Батырлык кылучылар арасында лейтенант Тимур Кәлимуллин да бар.