Site icon Ватаным Татарстан

Казан янында вак таш төялган 17 вагон тимер юл кырыена килеп төшкән

Лаеш районында вак таш төялгән 17 вагон һәм тепловоз, тимер юлдан “ычкынып”, кырыйга килеп төшкән. Бу хәл 17 май көнне “Аэропорт” станциясенең тупик өлешендә килеп чыккан.

Россия Тикшерү комитетының транспортта тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, “Тимер юл транспорты хәрәкәтенең һәм аннан файдалануның иминлеге кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Горький тимер юлының “Аэропорт” станциясе хезмәткәренең җавапсызлыгы маневр эшләре башкарганда вак ташлы вагоннарның, тупик баганасына бәрелеп, юл кырыена килеп төшүенә китергән. Нәтиҗәдә “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыятенә 1 миллион сумнан артык зыян килгән.


Exit mobile version