Site icon Ватаным Татарстан

Россияның Гадәттән тыш хәлләр министры итеп Александр Куренков билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар зыянын бетерү министры вазыйфасына генерал-майор Александр Куренковны билгеләп кую турындагы указны имзалаган.

Указ бүгенге көннән үз көченә керә. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Министрлыкның элеккеге җитәкчесе Евгений Зиничев узган елның сентябрендә фильм төшергәндә суга егылып төшкән кешене коткарганда һәлак булды.


Exit mobile version