Site icon Ватаным Татарстан

Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак

Татарстанда Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалу күздә тотыла. Бу хакта Диния нәзарәтенең үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белдерде.

“Халык белән аралашудан соң шул мәгълүм булды: корбанлык сарыкларның баш саны артуы – 17 мең башка җитүе көтелә. Мөгезле эре терлеккә килсәк, республикада корбанлык хайван 50-60 башка тулыр, мөгаен. Тәгаен ничек буласын Корбан бәйрәменнән соң күрербез. Әмма күтәрелеш сизелә. Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә”, – диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.


Exit mobile version