Иртәгә, 27 майда, иртән, көндез һәм кичен көчле яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Явым-төшемнәр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, киләсе яллларда Татарстанда җылытачак.
КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанда 30 майга кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак, дигән иде.
– Мондый аномаль салкын һава торышы, мондый салкын һәм яңгырлы май 74 ел булмады. Хәзер температура климатик нормадан 6–7 градуска түбәнрәк, — диде ул.