Site icon Ватаным Татарстан

Балаларның җәйге ялы: юлламаларны кайдан табарга?

Лагерьга юлламаны яз башында ук сатып алган әти-әниләрнең күңеле тыныч. Бу хакта хәзер генә исенә төшкәннәр исә: «Балалар җәйге ялсыз калмасмы?»– дип борчыла. Иртә алсаң,  эш пешә шул. Татарстанда юллама бәяләре  900 сумнан башлап, 62 мең сумга кадәр тирбәлә.  Соңгы  юлламаларны кайдан  табарга?

Лагерьның бер тәмен белгәннәр анда ел саен барырга атлыгып тора. Әнә Казанда яшәүче җиде бала тәрбияләүче  Виктория Усинаның да ул-кызлары җәйне әйдаман апалары, яңа танышлары белән уздырырга ярата. Тик  ул  әлегә юллама сатып алырга өлгермәгән. Югыйсә апрельдән үк эзли башлаган. Хәзерге вакытта  хосусый лагерьларда бәяләр 40–50 мең сумга җитә, аларда кешбэкны да кире кайтырып булмый. Бу – юллама бәясенең яртысы әти-әниләргә берничә көн эчендә кире кайтарыла дигән сүз.

– Зурлары үсеп бетте инде. Кечкенә кызыбызга – 8 яшь.  Аны ике ел лагерьга илттем. Яз көне «Заречье» лагеренда кечкенәләр өчен биш көнлек сменада булды. Моңа кадәр Чистай, Чирмешән кебек ерак районнарга да җибәрдек. Тик хәлләрен  белешергә бара алмагач, елый башлыйлар иде. Якында гына  түгел бит. Узган ел Казандагы «Солнечный» лагере бик уңайлы булды. «Әни, кәнфит бетте», – дигән саен илтә идек. Шуңа күрә төпчегебез безне  әллә ни юксынмады. Кайбер балалар биш көнгә дә түзә  алмый. 6–7 яшьлек балаларга кыска сменаларны тәкъдим итәр идем. Быел диңгезгә җибәрмәкче идек. Тик ул бөҗәкләрдән, яшеннән курка. Шуңа күрә  лагерьны үзебездән эзлибез, монда аны тынычландырып була. Аптырагач, «Җәй» үзәгенә шалтыраттым. Анда, юлламасыз калмассыз, дип тынычландырдылар, – ди  Виктория.

Быел лагерьларда ял итүче балаларны нинди яңалыклар көтә? Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының балаларның  ялын оештыру буенча «Җәй» республика үзәге директоры  Илдар Дәүләтшин әйтүенчә, лагерьларда «әти-әниләр көннәре» булмаячак. Әлеге чикләүләр быел да саклана. Кешбэк программасы дәвам итә. Быел  чатыр лагерьларда ял итүчеләр дә мондый мөмкинлектән файдалана ала. Россия  Мәдәният министрлыгы беренче тапкыр «Страна героев» дигән проект булдырган. Аның нигезендә Татарстанга аз керемле балалар өчен  бушлай 1 мең  юллама бирелгән. Тиздән Яшел Үзәндә «Мирас» дип аталган яңа  этномәдәни лагерь ачылачак. Ел дәвамында эшләүче үзәктә балалар  республикада яшәүче төрле халыкларның үзенчәлекләрен өйрәнәчәк. Гомумән, ел саен яңа программалар булдырыла. Әти-әниләрне бигрәк тә физкультура-сәламәтләндерү, лидерлык, волонтерлык, чит телләр өйрәнү, төрле фәннәр юнәлешләре кызыксындыра икән. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган гаиләләрдә  тәрбияләнүчеләргә бушлай 11,5  мең юллама каралган. Узган елга кадәр квота бирү Яшьләр эшләре  министрлыгына йөкләнсә, быелдан районнар  үзләре хәл итә. Моның өчен социаль яклау  бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бер көн элек  Татарстан Иҗтимагый палатасы да  «кайнар элемтә» оештырган иде. Анда да күбрәк юлламалар сатып алу тәртибе белән кызыксындылар. Шулай ук: «Баланы 6 яшьтән җибәреп буламы?», «Берничә  лагерьга барырга ярыймы?» кебек сораулар бирүчеләр дә булды. Казанда яшәүче алты яшьлек  баласын лагерьга илтергә теләгән Мариягә: «Республикада лагерьларга 7 яшьтән  башлап 18 яшькә кадәрге балаларны кабул итәбез. 6 яшьлек сабыйлар өчен бер атналык ияләшү сменалары эшли. Мондый мөмкинлек «Костер», «Мирас», «Байтик»та бар», – дип җавап бирделәр. Балалар берничә лагерьда ял итә ала, чикләүләр юк.

– Кызыксыну бик зур. Кешбэк программасы кертелгәннән бирле әти-әниләр   юлламаларны берничә көн эчендә  алып бетерә. Хәзерге вакытта әти-әниләр узып баручы поездның соңгы вагоннарына  утырып калырга тырыша. Безнең карамакта биш лагерь исәпләнә. Июнь аена юлламалар сатылып бетте инде.  Июль – августта барырга теләүчеләр өчен «Мечта», «Чайка», «Дзержинец» лагерьларында гына буш урыннар бар. 182 мең юлламаның 84 меңе – шәһәр яны лагерьларына бирелсә, 11 мең бала – чатыр, калганнары мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Шәһәр яны лагерьларында хәзер 18 меңләп юллама булса да, акчаны соңрак түләү шарты белән әти-әниләр  бронь алып куйды, – диде «кайнар элемтә»дә катнашкан  Илдар Дәүләтшин.

Аның әйтүенчә, Татарстанда башка төбәкләргә караганда,  шәһәр яны лагерьлары күбрәк,  соңгы вакытта яңалары төзелү, төзекләндерелүгә карамастан, балалар саны арта.  Бездә  лагерь яшендәге  600 мең бала һәм аларга  218 мең  урын бар. Балаларның барысы  да лагерьга бармый. Тиздән мәктәп яны, хезмәт һәм ял, чатыр лагерьлары эшли башлар.  Соңгыларын ачу өчен көннең җылынуы кирәк.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә, юллама бәяләре 50–60 мең сумга  җитте, дигән хәбәрләр  күренде. Бу хакта Казан  балалар һәм яшьләр комитеты  җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Миронова да,  юллама бәяләренең  3,3–55 мең сум булуын әйткән

иде.  Әйтик, 3,3  мең сумлык  мәктәп яны лагеренда  әти-әниләр түләве 589 сумны тәшкил итә. Районнарда юллама бәясе 20 мең сумга төшсә,  шуның 7–12,7 сумын әти-әниләргә түләргә туры килә. «Быел әти-әниләр түләве узган елдагы кебек саклана. Юлламаның бераз гына  артуы туклану  ризыкларына бәя күтәрелүгә бәйле», – ди Светлана Миронова.

Юлламалар нигә кыйммәт, арзанрагын кайда табарга була?

– Бәяләрне без дә, лагерьлар буенча  федераль үзәк тә  атна саен  тикшереп тора.  Әти-әниләр түләве уртача 12–22 мең сумга төшә. Бүген хосусый лагерьларда 62 мең сумлык сменалар да бар. Монда туклану, өстәмә хезмәтләр һәм башкасы керә. Шул ук  вакытта  районнарда 18 көн ял итү нибары 900 сумга төшкән очраклар да юк түгел, – диде  Илдар Дәүләтшин. – Шартлар турында әти-әниләргә  лагерь  директоры белән сөйләшү яхшырак. Монда баланың теләге  мөһим. Барлык лагерьлар турында мәгълүмат бирүче бердәм система  юк. Йә «Җәй» республика үзәге, йә яшәү урыны буенча  яшьләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, киңәшләшергә мөмкин.

Сәрия Мифтахова


Exit mobile version