Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда психиатрда исәптә торучы хатын ирен кыйнап үтергән

Чаллыда яшәүче 68 яшьлек хатын иренең гомерен өзүдә шикләнелә. 72 яшьлек ир-атның мәетен 28 май көнне Автошәһәрдә табып алалар. Экспертлар аның кабыргасы сынудан һәм травматик шоктан үлүен ачыклаган.

Тикшерүчеләр хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җинаять бик үк уңай булмаган шәхси мөнәсәбәтләр һәм көнләшү аркасында кылынган. Хатынның элек тә еш кына ирен кыйнап торуы мәгълүм. Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, хатын психиатрда исәптә торган.


Exit mobile version