Site icon Ватаным Татарстан

Дмитрий Песков Владимир Путинның кайчан туры элемтә үткәрәчәген әйткән

Форумның кайчан узачагы мәгълүм түгел әле.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Владимир Путин белән туры элемтә Петербург халыкара икътисади форумыннан (ПМЭФ) соң үткәреләчәк. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Песков әйтүенчә, форумны үткәрү көне билгеләнмәгән әле.

— Туры элемтә Петербург халыкара икътисади форумыннан соң уздырылачак. Төгәл генә көне билгеләнмәгән әле. Аны билгелисе бар. Әмма бу чараны инде якын киләчәктә үк үткәрү күздә тотыла, – дип йомгак ясаган ул.

Моңа кадәр Дмитрий Песков белдергәнчә, Владимир Путин белән туры элемтә уздыруга әзерлек алып барыла.


Exit mobile version