Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда бер ир хатынын эчке органнары өзелгәнче кыйнаган

Әгерҗе районының Тирсә авылында яшәүче 38 яшьлек ир хатынын үтерергә омтылуда гаепләнә.

Тикшерү фаразлары буенча, шикләнелүче 2022 елның 31 маенда төнлә өенә исереп кайта, шунлыктан аның белән  яшәүче 33 яшьлек хатын аңа кисәтү ясый. Шуннан соң ир хатынны идәнгә ега, аяклары белән типкәли һәм буа башлый. Аннары вәхши аш бүлмәсенә чыгып китә, ә хатын балкон аша су ага торган торбага ябышып, икенче каттагы күршесенә төшә һәм аңын югалта. Эчке органнарына зур зыян килгән һәм бик күп кан югалткан хатынны хастаханәгә озаталар.

Тоткарланучы гаебен танымаган һәм күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Тикшерү ирне сак астына алу таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.


Exit mobile version