– Бөекләр сөйләшкәндә сүзгә катышмагыз вә үзегезгә әйдәшмәгәндә алар сөйләмәгез, сөйләшкән вакытыгызда артык сөйләшмәгез, бер сүзне күп мәртәбә кабатламагыз!
– Үз-үзегезне мактамагыз, үзегезгә кирәк булмаган сүзләргә катышмагыз, чит кешеләр серләрен тикшереп йөрмәгез, ике кеше сөйләшкәндә араларына барып кермәгез, үзегезгә әманәт ителгән серләрне шәригать рөхсәтеннән башка җирдә һич фаш итмәгез!
– Бер кеше өчен икенче бер кеше белән бозылышмагыз, ихтимал, алар дуслашырлар, сез исә уртада дошман булып калырсыз.
– Бер-берегездән көнләшмәгез, ачуланышмагыз, сүз үлчәшмәгез, бер-берегездән аерылып тормагыз. Ачу вакытында үз-үзегезне тота белегез.
– Гыйлем өйрәнү – бәндәләр өстендә олуг бурычтыр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре: «Белмәгән нәрсәләрегезне белгән кешеләрдән өйрәнегез!» – дип боерган. Һәм: «Белгән кешеләр белән белмәгән кешеләр бер дәрәҗәдә була алырмы? Булмаслар!» – дигән.
(Ризаэтдин Фәхретдинның «Әхлак гыйлеме» китабыннан)