Site icon Ватаным Татарстан

Янгын бер гаиләгә зур зыян салган

Әтнә авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгып хуҗалыкның каралты-куралары янган, хуҗалыкка зур күләмдә зыян килгән. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы хәбәр иткәнчә, 2 июнь көнне, 14 сәгать 00 минутта янгын куркынычсызлыгы бүлегенә Әтнә авылында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.

Хәбәр килеп ирешү белән урынга якын-тирә «Активист», «Кама» хуҗалыкларының янгын сүндерү машиналары һәм Чепья янгын-коткару хезмәтләре бүлегеннән янгын сүндерүчеләр җибәрелә. Шулай ук янгын вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башка хезмәтләр дә җәлеп ителә.

Янгын өйне, сарайны камап алган, шулай ук 4 метр гына читтәрәк урнашкан өйгә дә ут күчү куркынычы була. Янгынның гомуми мәйданы 80 кв. м. тәшкил итә, диелә ведомство хәбәрендә.

Коткару хезмәтләре 14 сәгать 40 минутта янгынны сүндерә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.


Exit mobile version