Site icon Ватаным Татарстан

Казансудан 25 килограммлы җәен тоткан балыкчыга үкенергә туры килгән

Мондый балык тоту өчен аңа 40 минут вакыт кирәк булган.

Казансу елгасынннан бер балыкчы 25 килограммлы җәен тоткан. Мондый балык тоту өчен аңа 40 минут вакыт кирәк булган. Балык елганың Ак Барс Арена тирәсендә капкан.

Ләкин балыкчы өенә кайткач аны эләктерүенә үкенгән, чөки ана балыкның эченнән бер табак уылдык чыккан.

«Утырам да күземә яшьләр килә. Мин йөз меңләгән балыкның гомерен саклап кала алыр идем бит», — дигән ул.


Exit mobile version