Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда бер ир сугышканнан соң күп кан югалтудан үлгән

Сарман районында яшәүче бер ир пычак белән яраланганнан соң көчле кан югалтудан үлгән. Хәзер кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 3 июньдә 56 яшьлек ир  танышына килә. Алар бергә кәеф сафа корып утырганнан соң, хуҗа кеше кунагына өенә кайтырга куша.  Ә тегесе баш тарта. Җинаятьче дустының күкрәгенә пычак белән сугарга селтәнә, тик ул кулы белән бәрә һәм пычак җилкәсенә эләгә. 62 яшьлек ир фаҗига урынында үлә.

Гаепләнүче җинаять кылуда катнашы барлыгын таныган. Суд тарафыннан тикшерүче үтенече буенча аңа карата сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.


Exit mobile version