Site icon Ватаным Татарстан

Авыру хатынын тәрбияләүче Азат абый: «Сөйләшә алмаса да, рәхмәт әйтә»

Күпләр сынау килгәч, югалып кала. Вәгъдә һәм бурычлар онытыла, сынау җилләре мәхәббәт сүзләрен таратып юкка чыгара. Авыру баласыннан баш тартучылар, сәламәт чагында сөеп туя алмаган хатынын, ул урынга калгач, ташлап чыгып китүче ирләр бар. Ә менә Минзәлә районының Яңа Иркәнәш авылында яшәүче Азат Шәкүровның язмышын ишетеп, сокланмый мөмкин түгел. Башкаларга гыйбрәт булырлык итеп яши ул.

– Дусларыбызның туенда таныштык. Шаһитлар идек. Тәслияне бер күрүдә яраттым. Шулай итеп очраша башладык. Гаилә кордык, бер кыз, бер ул үстердек, – дип башлады ул сүзен. –  Хатынымның кинәт авырый башлавы арабызны суытмады. Киресенчә, мин аңа  терәк булырга тырышам. Кимсенмәсен, үзен яратуларын тойсын дип яшим. Хатынымны мин карамый, кем карасын?!

Тәслия апа 1993 елда авырый башлый. Гомеренең чәчәк кебек чагы, яңа гына 40 яше тулып киткән була. Башта бер аягы аксаклый, аннан – икенчесе. Башта таякка таяна, аннары ходункига тотына. Күренмәгән табиблары калмый. Алар Тәслия апага «рассеянный склероз» дигән диагноз куя.

– Баштарак хатыным өйдәге эшләрне үзе башкарырга тырышты. Чәй кайнатып эчә, үзе тотып ашый иде. Тик 10 еллап инде ул кеше ярдәменә генә мохтаҗ. Ашый да алмый, киендерергә, юындырырга, чәчләрен тарарга, хәтта тешен чистартырга да кеше ярдәме кирәк. Яныннан китмим, үз хатыным бит. Ничек инде ул, йөгереп йөргәндә, гаиләне кайгыртканда кадерлисең дә, авыргач, ташлап китәсең. Аллаһы Тәгаләдән куркырга, балаларыңнан оялырга кирәк, – ди Азат абый.

Тәслия апаның бертуган апасы да нәкъ шушы авырудан интегә. Аны килене тәрбияли икән. Азат абый ул киленгә соклануын яшерми, «әни» дип өзелеп тора, ди. Үз кызына да рәхмәтле ул. Әгәр кызым атна саен кайтып ярдәм итмәсә, киявем аңламаса, бер үземә кыен булыр иде, ди. Соңгы арада Тәслия апаның сөйләшүе дә начарайган. Әмма рәхмәт сүзен еш кабатлый икән.

– Тәслия бит ул барысын да аңлый, күреп тора. Шуңа да без аны бик кадерлибез. Күңеле төшмәсен, дибез. Хатынымны ташлап беркая чыгып китә алмыйм. Дөрес, хөкүмәт аны караган өчен акча түли. Әмма ул бик аз. Җитәкчеләргә шуның өчен бераз үпкәм дә бар, күтәрсеннәр иде ул акчаны. 1 мең 200 сум кибеткә бер мәртәбә кереп чыгарга гына җитә бит ул хәзер. Әле ярый, умарта тотам. Тормыш итәргә анысы ярап куя, – ди Азат абый.

Азат абый һәр иртә уянуга хатынының битен юа, аннары чәчләрен тарый. Ашарга әзерләп, аны кашыклап ашата. Гәүдәсе көннән-көн тыңламый икән. Әмма ире сабыр итә.

– Язмыш һәркемне үзенчә сыный. Дөньялыкта ничек тә яшәрбез, Аллаһы Тәгалә каршына барасын да онытмыйк. Якын кешеңә ярдәм итә алуыңа сөенергә кирәк. Хатын-кыз булачак иренә ышанып кияүгә чыга. Аның канаты астында яшәрмен дип уйлый. Шуңа да чын ир булып, сөеклебезне яклап, саклап яшәсәк иде, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова


Exit mobile version