Site icon Ватаным Татарстан

ТMTV премиясен тапшыру тантанасы тәүге тапкыр Уфада уза

Бүген Башкортстан» концертлар залында ТМТV премиясен тапшыру тантанасы була. Анда 33 җырчы чыгыш ясаячак.

Әлеге премияне тапшыру тантанасы Уфаның «Башкортстан» концертлар залында тәүге тапкыр  үтә.
TMTV телеканалы директоры Лилия Кадыйрова премиянең Уфада узуына шат булуын әйтте.

«ТМТВ премиясе» быел тарихта беренче тапкыр безнең өчен, артистлар өчен, тамашачылар өчен, безне яраткан һәм кабул иткән республика өчен өр-яңа залда узачагына без әйтеп бетергесез шат. Уфада безне яратканнарын беләбез, шуңа күрә монда килдек», — диде ул.

ТMTV премиясен тапшыру тантанасында быел 33 җырчы чыгыш ясаячак. Җырчылар кызыл келәмнән үтеп, алып баручыларның сорауларына җавап биреп, алга уздылар.

Видео: Гөлгенә Әүһәдиева


Exit mobile version