Site icon Ватаным Татарстан

Җырчы Пьер Нарциссның үлеме сәбәбе билгеле

Җырчы Пьер Нарциссның үлеме сәбәбе ачыкланган. Җырчының тол хатыны иренең соңгы сәгатьләре турында сөйләгән.

Җырчы Пьер Нарциссның вафат булуы сәбәбе ачыкланган. Тол калган Валерия Калачева сүзләренчә, ире 21 июньдә 23:15 сәгатьтә вафат булган. Аның сүзләренә караганда, ире күп еллар буе астмадан интеккән, шуңа күрә бөер җитешсезлеге симптомнарына игътибарда итмәгән. Артист табибларга мөрәҗәгать иткәч, чире йөрәгендә булуы ачыкланган. Ашыгыч рәвештә җырчының йөрәгенең клапанын алыштырырга тиеш булалар.

— Барлык кирәкле процедураларны да эшләдек. Бөтен персонал аның өчен җан атты, бөтен хастаханә аңа сәламәтлек теләде. Ул кешеләргә үз концертларында миллионлаган елмаюлар, матур җырларын бүләк итте бит, — дип сөйләгән Калачева.

Үлем алдыннан аны операция өчен медикаментоз комага керткәннәр, әмма йөрәге наркозга түзмәгән. Аны күккә меңләгән ак шарлар очыртып соңгы юлга озатырга җыеналар.


Exit mobile version