Site icon Ватаным Татарстан

Быел Путин белән туры элемтә соңрак булачак

Россия Президенты Владимир Путин белән ел саен уза торган туры элемтә, һичшиксез, булачак, тик бераз соңрак. Бу хакта Россия лидеры матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Туры элемтә, һичшиксез, булачак. Ул онытылмады, өстәвенә, ихтыяҗ да бар», — диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгының «хәзер бик мөһим чаралары күп», — дип хәбәр итә ТАСС.

Элегрәк Дмитрий Песков Президентның россиялеләр белән бу форматта аралашуы июльдән дә иртәрәк булмаячак, дип сөйләгән иде.


Exit mobile version