Якутиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
«Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, милли гореф-гадәтләрне, туган телне, мәдәниятне, йолаларыбызны саклыйсыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты төбәк җитәкчелегенә Саха (Якутия) Республикасының 8 мең татары мәнфәгатьләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстан уңышларында Саха (Якутия) Республикасы белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мөһим урынны алып тора. Бүген имзаланган килешүләр безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекне тагын да көчәйтәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты «Татарларда кунакта» күргәзмәсендә булды. Күргәзмә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан оештырылган һәм Саха (Якутия) Республикасының Милли сәнгать музеенда ачылган.