Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 25 июнь көнне, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем күп булмаячак. Көндез урыны белән, нигездә, төбәкнең көнчыгышында, бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшү көтелә. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Тәүлекнең якты вакытында җил тизлеге вакыты белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, Казанда +12..+14 градус булачак. Көндез +22..+27 градуска кадәр җылытачак. Казанда +25..+27 булыр.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары күрсәтүенчә, киләсе атнада Татарстанда температура фонының төшүе ихтимал.

 


Exit mobile version