Синоптик Үзәк Россиядә булачак эсселек һәм яшеннәр турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәскәү метеобюросының баш белгече Татьяна Позднякова сөйләде.
Синоптик сүзләренчә, сишәмбе, 5 июльдә, көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм көндез югары температура сакланачак, көндез термометр баганалары 29-31 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 12-17 метрга җитәргә мөмкин.
Чәршәмбе көнне, 6 июльдә, Үзәк Россиягә салкын атмосфера фронты якынлаша. Көндез кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин, һава температурасы 27, 29 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 7 июльдә, салкын атмосфера фронты киләчәк, болытлы һава торышы сакланачак, яңгырлар көчәячәк, җил төньяк-көнбатышка алмашыначак. Көндез һава температурасы 25, 27 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 8 июльдә, температураның 24, 26 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.