Site icon Ватаным Татарстан

Бер кыз метрода поезд астында калып үлгән

Мәскәү метрополитенында, «Ольховая» станциясендә бер кыз рельсларга егылып төшкән һәм поезд астында һәлак булган, дип хәбәр итә «Рен ТВ».

Һәлакәт аркасында Сокольник линиясендә, «Коммунарка»дан «Саларьево»га кадәр поездлар хәрәкәте туктатылган. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.


Exit mobile version