Site icon Ватаным Татарстан

Агач яфраклары инде саргая: белгечләр нәрсә уйлый?

Быел зур юл буйларындагы агачларның яфраклары саргая. Барысы да түгел. Юлга якын булганнары. Әлеге хәл һава торышына гына бәйле түгелдер дип уйлыйбыз. Яфраклар күптән саргайды инде һәм бу хәл республиканың күпчелек районнарына хас. Әлеге күренешнең сәбәпләрен беләсебез килә. Белгечләр нәрсә уйлый икән? 

Илнур Габдрахманов. Әлмәт районы

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге:

Бу реагентлар нәтиҗәсе булырга мөмкин. Аларның көзен, кышын һәм язын агач сабакларына эләккән булуы бар. Сабаклар зарарлангач, бөреләр дә авыру була. Шуңа күрә агачлардагы яфраклар бик иртә саргая. Бу аеруча зур юл яннарындагы агачларга хас күренеш.

Наил Назаров, эколог:

— Юл буйларына утыртылган агачларның төп функциясе – юлдан үтүче машиналардан чыккан ягулык газларын һәм тузанны фильтрлау. Яфрак өслеге аша бу газларның күбесе үсемлек организмына эләгә һәм матдәләр алмашы циклында катнаша. Шул рәвешле үсемлекләр (иң беренче чиратта агачлар) һаваны чистарталар. Ләкин үсемлек организмына эләккән зарарлы матдәләр яфрак пластиналарында һәм агач кайрысында тупланып бара. Һәр төр агач яфрагының бу матдәләрне туплау мөмкинлеге чикләнү сәбәпле, яфраклар я иртәрәк саргаерга (бу дехромация дип атала), яисә корырга мөмкин. Өстәвенә мондый зарарлы газларны туплаган яфраклар корып җиргә коелгач, бу матдәләр туфракка сеңә һәм агачлар икенче тапкыр зыян күрәләр.

Шуңа күрә юл буе агачларының ылыс-яфракларының саргаюында искиткеч нәрсә юк. Әлбәттә, монда нигә шундый иртә саргаю күзәтелә дигән сорау туа. Бу, минемчә, быелгы язның чагыштырмача салкын килүе белән аңлатыла. Агач яфраклары үзләренең фильтрлау функциясен яхшы үтәү мөмкинлеге һава шартларының оптималь булуына бәйле. Иң беренче чиратта, эффектив температуралар суммасына бәйле. Әгәр үсемлек җитәрлек кояш нуры һәм җылысы алмый икән, әле кыраулар да булып торса, ул үзенең физиологик үсеш тизлегеннән тайпылып җитешә, чирли башлый. Бу очракта күп кенә экологик функцияләр дә үтәлми.


Exit mobile version