Site icon Ватаным Татарстан

Берничә сәгать элек югалган малай табылган

Чаллыда Камага су коенырга барган 16 яшьлек яшүсмернең мәетен тапканнар. Ул бүген көндез югалды. 

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә,  малай пляжга дус кызы һәм аның әти-әнисе белән килгән була. Шаһитлар сүзләренә караганда, алар яшүсмернең бата башлавын күрәләр, коткару боҗрасы ыргыталар аңа ничек тә булса ярдәм итмәкче булалар, ләкин барып чыкмый.

Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, баланың гәүдәсен өч метр тирәнлектә 6 нчы ЗПСО водолазлары тапкан.


Exit mobile version