Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда янгында ике ир-ат һәлак булган

Узган төндә Яшел Үзәннең Революция урамында шәхси йорт янган дип хәбәр итә Татарстанның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат үзәге.

Янгын төнлә башлана. Утны сүндерергә килгән хезмәткәрләр һәлак булган ир-ат мәете тапканнар. Тагын бер кеше мәете йортны сүткәндә табыла. Аларның шәхесләре билгеләнә.

Фаҗига ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

 


Exit mobile version