Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 77 укучы БДИ нәтиҗәләре түбән булу сәбәпле аттестатсыз калган

Укучыларга имтиханны сентябрь аенда яңадан тапшырырга туры киләчәк.

Татарстанда 77 укучы БДИ нәтиҗәләре түбән булганыктан аттестат алмаган. Бу республиканың барлык унберенче сыйныф укучыларының якынча 0,48 проценты дигән сүз. Хәзер балаларга имтиханны сентябрь аенда яңадан тапшырырга туры киләчәк.

64 укучыга кабат математика, калганнарына рус теленнән БДИ тапшырырга кирәк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин республика чыгарылыш сыйныф укучылары арасында рус теле, физика, әдәбият, география буенча БДИдан уртача балл кимүен әйтте. Мондый хәл Россия буенча да күзәтелә.


Exit mobile version