Site icon Ватаным Татарстан

Туй тантанасы вакытында көймә суга батып 20 кеше үлгән

Пакыстанда туй тантанасы вакытында көймә әйләнеп, 20 кеше һәлак булган. Бу хакта РИА ФАН хәбәр итә.

Җирле хакимият фаҗига көймәдә кирәгеннән артык кеше утыру һәм көчле агым аркасында килеп чыккан дип фаразлый. Һәлак булучылар арасында хатын-кызлар һәм балалар да бар.

Мәҗлестә барлыгы 65 кеше катнашкан, аларның 29ы хәбәрсез югалган дип санала.


Exit mobile version