Site icon Ватаным Татарстан

Дәүләт Думасында туган көнне ял көне итү тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Думасы депутаты Олег Матвейчев эшләүчеләрнең туган көндә ял итүгә хокукын билгеләүне тәкъдим иткән. Ул Хезмәт министрлыгына шундый мөрәҗәгать җибәргән, дип яза RT.

Россия Хезмәт кодексында билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм көне алдыннан килүче эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара. Әмма, Матвейчев әйтүенчә, туган көн өчен мондый ташлама каралмаган.

Шуңа күрә депутат хезмәткәрләргә туган көнендә эш көнен 1 сәгатькә кыскартуны яки ял бирүне тәкъдим иткән. “Шул сәбәпле, эшләүче гражданнарга туган көнендә бер сәгатькә кыскартылган эш көнен билгеләү ягыннан, хезмәт законына үзгәрешләр кертүнең максатка ярашлы булу-булмау мәсьәләсен каравыгызны сорыйм”, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Матвейчев Хезмәт министрлыгына юлланган хатында бу бәйрәмнең гадәттә туганнарның күпчелеге белән уздырылуын, шуңа күрә аңа әзерләнергә күбрәк вакыт кирәк булуын басым ясап әйткән.


Exit mobile version