Site icon Ватаным Татарстан

Казан авиация заводы төзелешендә экскаватор эшченең өстеннән чыккан

Горбунов исемендәге Казан авиация заводы (Казан) территориясендә урнашкан төзелештә экскаватор эшченең өстеннән чыкан. Ир-атка нибары 35 яшь булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, цех башлыгы урынбасары телефон аша сөйләшкән һәм эш корпусы буйлап барган. Бу вакытта кирпеч төялгән экскаватор арттыннан барган булган. Йөк төялгәнлектән машина йөртүче ирне күрми, аны бәрдерә һәм өстеннән чыга.
Зыян күрүчегә табиблар ярдәм итә алмаган. Алынган җәрәхәтләрдән ир үлгән.


Exit mobile version