Россия Хөкүмәте, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен, төбәкләргә 10 миллиард сумнан артыграк акча бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәмә сыйфатында алачак.
Билгеле булганча, 1 июньнән Россия Президенты кушуы буенча яшәү минимумы күләме 10 процентка арттырылды. Бу исә төбәкләр бюджетыннан акчаны күбрәк тотуга, аны киеренкеләндерүгә китерде. Федераль үзәк субсидияләре әлеге чыгымнарны каплау һәм 1 миллионнан артыграк кешегә өстәмә түләү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай итеп, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе аена уртача 19 мең сумнан артып китәчәк.